Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Мамадыш шәһәрендә мәктәп укучыларының Бөтенроссия спорт бәйгесе “Президент ярышлары”ның региональ этабы булып үтте

19-21 нче май көннәрендә Мамадыш шәһәрендә мәктәп укучыларының Бөтенроссия спорт бәйгесе “Президент ярышлары”ның региональ этабы булып үтте.

Әлеге ярышта сайлап алу турыннан узган район командалары катнашты. Саба районы данын шәһәр мәктәпләре арасында Саба гимназиясе укучылары (җитәкчеләре Кәримов А.Х., Гафиатуллин Р.Р.) һәм авыл мәктәпләре арасында Югары Симет урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары яклады (җитәкчесе Саубанов А.Р.).  Командалар иҗади һәм теоретик конкурста, “спортивное многоборье”да, эстафетада үз көчләрен сынадылар. 
Саба районы Югары Симет урта мәктәбе командасы гомумкоманда зачетында беренче урынны алуга ирештеләр. Аларны чын күңелдән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев