Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Миңнеханов "Ак Барс Банк" Казан марафонында йөгерергә чыгачак

Татарстан Президенты өч километрлы дистанциядә катнашырга планлаштыра.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Ак Барс Банк" Казан марафоны-2018дә катнашачак. Бу хакта марафонга багышланган матбугат конференциясендә Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов әйтте.

  • Республика башкаласында марафон 20 майда була. Анда катнашучылар 3, 10, 21.1 һәм 42.2 чакрымлы дистанцияләрдә йөгерәчәк.

“Марафон стартына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгачак, ул өч километр ераклыкка йөгерергә планлаштыра. Хакимият вәкилләренең күпчелеге төрле дистанцияләрдә йөгерергә чыгачак. Мин үзем быел беренче тапкыр катнашам әле, “яртысын гына” йөгерергә ниятлим”, — диде Леонов.

Министр сүзләренчә, җиңү түгел, катнашу мөһим. “Мин үземә шундый максат куйдым, ике атна күнекмәләр узачакмын — бу дистанцияне әле бер тапкыр да узганым юк. Иң мөһиме – финишка җитү”, — диде Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы башлыгы. 

Фото: Рамиль Гали/архив

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев