Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Минзәлә шәһәрендә йөзү буенча республика ярышлары узды.

8-9 апрельдә Минзәлә шәһәрендә Татарстан Республикасы беренчелеге, Татарстан Республикасы кече шәһәрләре һәм районнары арасында йөзү буенча республика ярышлары узды.

Татарстан Республикасының 39 районыннан һәм кече шәһәрләреннән 300дән артык спортчы катнашты. "Олимп" спорт мәктәбе йөзүчеләре барлык дистанцияләр буенча да иң яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр һәм призлы урыннарны яуладылар.
?‍♂️ Касыймов Ильяс 200 метр брасс дистанциясендә 1 урын яулады.
?‍♀️Галимҗанова Азалия 400 метр дистанциясендә комплекслы йөзү буенча 2 урын яулады.
?‍♂️Габдрахманов Әмир 50 метр брасс дистанциясендә 3 урын яулады.
Барлык катнашучыларны һәм аларның тренеры Сафина Гөлназ Илдус кызын җиңүләре белән котлыйбыз! Спортчыларга җиңүләр, уңышлар, зур казанышлар телибез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев