Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Мисыр Чемпионатта Россия белән уендагы хөкемдарлык барышына шикаять белдерә

Россия командасына җиңелгәннән соң, Мисыр группадан чыгу мөмкинлеген югалтты.

Мисыр футбол ассоциациясе (EFA) Халыкара футбол федерациясенә (FIFA) шикаять җибәрәчәк. Ул 2018 елгы Футбол чемпионатында Мисыр һәм Россия командалары уенында хөкемдарлар эшенә карата булачак. Бу хакта, Filgoal мәгълүматына сылтама белән, ТАСС хәбәр итә.

Мисыр футбол ассоциациясе җитәкчесе Хани Або Рида судьяның Марвана Мохсен егылганнан соң видеокабатлауны карамавын сәбәп итеп китерә. Аның фикеренчә, пенальти игълан ителергә тиеш булган. Хани Або Рида шулай ук Әхмәт Фәтхи тарафыннан кертелгән автогол вакытында кагыйдәләр бозылды, дип саный.

Петербургта мундиальнең икенче матчында Россия командасына 1:3 исәбе белән җиңелеп, Мисыр командасы группадан чыгу мөмкинлеген югалтты.

Lenta.ru. хәбәр итүенчә, 25 июньдә Согуд Гарәбстаны командасы белән очрашудан соң, Мисыр командасы остазы  - аргентиналы Эктор Купер һәм аның штабы белән саубуллашачаклар.

Фото: https://pixabay.com | taniadimas

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев