Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Мәктәптә – мылтык тавышлары

Узган атнада Саба кадет мәктәбендә ату тавышлары яңгырады.

Юк-юк, башыгызга хәвефле уйлар килеп, хафага кала күрмәгез. Барысы да тәртиптә. Биредә Олимпия уеннары призеры, профессиональ атучы Василий Мосин югары сыйныф укучылары өчен мастер-класс уздырды. Ул кадет мәктәбе укучыларын мылтыктан төз атуның серләренә төшендерде. Укучылар тормыш иминлеге нигезләре дәресләрендә утлы коралларның тарихы һәм төзелешен өйрәнсәләр дә, аларны кулга тотып карау, ату өчен ныклы мөмкинлекләр әлегә юк. Ә бу көнне алар чын мылтык, автоматларның төрле модельләре белән таныштылар.
"Мондый чараның әһәмияте шунда: кадет мәктәбендә белем алучы укучылар кыю булып үсәргә тиешлеге бәхәссез. Һәр егет диярлек солдат киеме киячәк, ә бер тапкыр да кулына корал тотып карамаган егетләр хәрби хезмәткә баргач югалып кала. Мәктәп кысаларында бу юнәлештә дә белем бирелә, танышырга мөмкинлек тудырыла икән, бу аларга файдага булачак", - ди мәктәп директоры Илнар Гайнуллин.


(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Замирә Сәмигуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кадет мәктәп

2
X