Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Мәскәүдә “Айдар Галимовның “БашСтар” командасы Арт-футболда беренче унлыкка керде

Команда тугызынчы урынны яулаган.

Мәскәүдә “Арт-футбол Россия” Төбәкара футбол-музыка фестивале узды. Башкортстан артистларыннан торган “БашСтар” командасы беренче унлыкка кереп, тугызынчы урынны яулады. Команданың капитаны – Башкорстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов. Ярышларга баруны оештыручылар һәм команда уенчылары "Башинформ" агентлыгында узган матбугат конференциясендә үзләренең тәэсирләре белән уртаклашкан. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы яза.

Россия Конституциясе көненә багышланган фестивальдә Россиянең 16 төбәгеннән килгән командалар көч сынашкан. Турнир биш матчтан торган. Башкорт командасына иң көчле командаларның берсе – Мәскәү диаспорасы җыелмасы, Свердловск өлкәсенең, Түбән Новгород һәм Санкт-Петербургның Страко командасы белән уйнарга туры килгән. 

“Без беренче унлыкка кердек, 16 команда арасында тугызынчы урынны алдык. Иң зур плюсларыбыз тизлек һәм прессинг булды. Нигездә музыкантлардан торган команданың бердәлемеген дә әйтәсем килә. Без соңгы мизгелдә генә барырга уйладык, тик бик озак әзерләнгән кебек булды. Безнең команда музыкаль чыгышларда да бик актив булды”, - дип сөйләде Айдар Галимов.

Башкорт командасы составында танылган эстрада башкаручысы Вильдан Фәйзуллин, “Башкортстан” тавыш яздыру студиясе җитәкчесе, баянчы Айрат Нәбиев, яшь җырчы Айназ Низаметдинов чыгыш ясаган. Ә Татарстан командасын чыгышы белән Башкортстаннан булган җырчы Филүс Каһиров җитәкләгән.

Эчке эшләр министрлыгы каршындагы Мәдәни үзәк оркестры музыканты Арслан Умырзаков “Иң затлы уенчы” дипломын алды.

  • “Арт-футбол” проекты авыр чир белән авыручы балаларга акча җыю максатыннан оештырыла. Чемпионат 2007 елда Сочида башланган. Ел саен анда Россиядән һәм чит илдән танылган башкаручылар катнаша.

 

Фото: bashinform.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X