Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Муса Җәлил турниры кайда һәм кайчан уза?

Татарча көрәш буенча «Ватаным Татарстан» газетасының Муса Җәлил истәлегенә узучы республика турниры быел Зәйдә узмаячак. Баш хөкемдар да Рәкыйп Фәйзуллин булмас, мөгаен.

«Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган республиканың иң дәрәҗәле турниры — каһарман шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә узучы бәйге быел Биектауга күченә. Баштарак күп еллар дәвамында Чаллыда, аннан берничә ел Әлмәттә оештырылган турнир соңгы елларда Зәйдә үтә иде. Ниһаять, Татарстан чемпионатларына тиң булырлык ярышлар Казанга да якынайды. Бу хакта «Идел» журналы хәбәрчесенә республиканың көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Гарифулла улы Хәйруллин хәбәр итте.

Башкарма директор сүзләренә караганда, көрәш уздыру урынының Казанга якын булуы килгән командаларга яшәү белән проблема булмаслыгын вәгъдә итә. Хәер, Биектауның үзендә көрәш буенча да, башка спорт төрләре буенча да бәйгеләр еш уздырыла, беркемнең дә урамда калганы да, ач булганы да юк иде. Районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы, халыкара класслы спорт остасы Нәфис Миңнебаев сүзләренә караганда, әзерлек эшләре инде башланган. «Әлбәттә, әзерлек эшләренең башында район җитәкчесе Рөстәм Кәлимуллин үзе тора. Көрәшчеләр дә шөгыльләнә. Чаллыда, Зәйдә Муса Җәлил турнирының югары дәрәҗәдә оештырылганын истә тотып, бездә көрәшчеләр, килгән кунаклар, тамашачылар күңелендә озак еллар сакланырлык ачылыш тантанасы булдырырга тырышачакбыз», — ди ул.

Равил Хәйруллин белдергәнчә, ярышларның баш хөкемдары булып атаклы көрәшчебез Ильяс Галимов эшләр дип планлаштырыла. Гәрчә төрле кандидатуралар, шул исәптән, Муса Җәлил бәйгеләренең алмаштыргысыз баш казые Рәкыйп Фәйзуллин да тәкъдим ителгән була.

Шулай ук бу турнирда кагыйдәләргә дә бераз үзгәрешләр кертелер дип фаразлана. Р.Хәйруллин безгә кайберәүләрен генә атады. Мәсәлән, көрәшчеләрнең сөлге тоттырмаулары кискен җәзаланачак икән.

Ярышлар 9-10 февраль көннәрендә «Биектау» спорткомплексында узачак.

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев