Саба таңнары

Сабинский район

18+
Спорт яңалыклары

Нарды буенча «Мәскәү кубогы» Бөтенрәсәй балалар-яшүсмерләр турниры

Байлар Сабасыннан да 7 яшь спортчы катнашты

   07-11 августта Мәскәүдә нарды буенча "Мәскәү кубогы" Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр турниры узды. Турнирга 77 бала килгән. Байлар Сабасыннан 7 яшь спортчы килде. Дүрт көнлек халык марафоны нәтиҗәләре буенча безнең балалар түбәндәге нәтиҗәләргә ирештеләр. Кыска нардалар: 2 нче урын - Камилла Кәримуллина. Шулай ук җиңүләр саны белән мактаулы 6 нчы урынны алган Сафия Мөхәммәтованы билгеләп үтәбез!

  06-11.08 нарды  буенча "Мәскәү кубогы" спорт ярышы. Турнирга 135 дән артык олылар килгән иде,  Байлар Сабасыннан шулай ук төрле дисциплиналарда 3 спортчы катнашты.Рафаэль Кәримуллин  - озын нарды буенча өстәмә турнирда икенче урын. Хатын-кызлар арасында төп турнирда өченче урын һәм бер очлы (катнаш) турнирда өченче урын алган Сирина Мөхәммәтова  ике тапкыр пьедесталга чыкты. Барлык спортчыларны, призерларны һәм җиңүчеләрне котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар һәм югары казанышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев