Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

«Нефтехимик» — «Ак Барс» матчында Түбән Кама командасы җиңде

«Нефтехимик» буллит бәрү сериясендә 2:1 исәбе белән отты.

Кичә Түбән Камада «Нефтехимик» Казанның «Ак Барс» командасын кабул итте. Татарстанның ике хоккей командасы каршылыгында «Нефтехимик» җиңде. Матч исәбе — 2:1.

«Ак Барс» капитаны Данис Зарипов әлеге уенда бозга чыкмады, капитан ролен Джастин Азеведо башкарды.

Беренче период. Тугызынчы минутта «Ак Барс» сакчысы Роман Рукавишников гол кертте (0:1). Ундүртенче минутта «Нефтехимик» һөҗүмчесе Мэтт Уайт исәпне тигезләштерде (1:1).

Икенче һәм өченче периодлар голларсыз үтте. Өстәмә вакыт — овертаймда да алка кертүчеләр булмады. Буллит бәрү сериясендә бердәнбер алканы «Нефтехимик» һөҗүмчесе Мэтт Уайт кертте һәм командасына җиңү китерде.

Командалар составы:

«Нефтехимик»:

Барулин (Шарыченков);

Казионов — Митчелл — Энлунд, Мёрфи — Шәрипҗанов;

Шиксатдаров — Куликов — Хәйруллин, Сергеев — Брынцев;

Падакин — Берглунд — Уайт, Захарчук — Пайгин;

Черников — Шәрифьянов — Хисаметдинов (Хафизов), Волгин.

«Ак Барс»:

Рейдеборн (Билалов);

Азеведо — Кормье — Петров, Лямкин — Викстранд;

Фрэттин — Тихонов — Галиев, Юдин — Рукавишников;

Кара — А. Галимов — Вәлиев, Яруллин — Хенкель;

Ли — Глухов — Э. Галимов (Воеводин), Адамчук.

Командаларның киләсе уеннары 28 декабрь көнне узачак: «Нефтехимик» Түбән Камада 17:00 сәгатьтә «Авангард»ны кабул итә, «Ак Барс» Казанда «Татнефть Арена»да 19:30да «Локомотив»ка каршы уйный.

Фото: архив/Михаил Захаров

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X