Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

«Нефтехимик» бер алка да кертмичә, «Автомобилист»ка оттырды

8 гыйнварда «Нефтехимик» Казахстанның «Барыс» командасын кабул итәчәк.

Түбән Каманың «Нефтехимик» командасы Екатеринбургта күчмә матчта «Автомобилистка» 0:3 исәбе белән оттырды. Икенче периодта биш минут эчендә барлык шайбаларны да ычкындырды.

«Нефтехимик» яңа елны Новосибирскида контининталь хоккей лигасында «Себер» командасын җиңү (2:1) белән башлады. Әлегә «Нефтехимик» плей-офф зонасына керми, шуңа күрә хәзер команда өчен һәр матч та финалга тиң.

«Автомобилист» (Екатеринбург) — «Нефтехимик» (Түбән Кама) — 3:0 (0:0, 3:0, 0:0). Шайбаларны керттеләр: Дацюк (31), Холланд (33), Батыршин (36). Штраф: 4-6.

44 матчтан соң Түбән Кама командасы активында 44 очко, Көнчыгышта унынчы урын. Киләсе турда, 8 гыйнварда «Нефтехимик» Казахстанның «Барыс» командасын кабул итәчәк.

Фото: архив

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев