Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

ОЛИМПИЯ УЕННАРЫНДА ЛИАНА ГАНЕЕВАНЫҢ ГОЛЫ МАТЧНЫҢ НӘТИҖӘСЕН ХӘЛ ИТТЕ!

Олимпия уеннарын күзәтеп баручылар бүген иртүк (6 сәгать 10 минутта) безнең кызларның хоккей уйнаганын карап, эйфория кичергәндер. Россия хатын-кызлар җыелма командасы, плей-офф кысаларында уйнап, Швейцария командасын 6:2 исәбе белән җиңде бит!

Шулай итеп, безнекеләр Олимпия уеннарының ярымфиналына  үтте! Юкса, АКШ командасына җиңелгәч, бөтенесе бетереп  ташлаган иде үзләрен. Канада, Финляндия командаларына да җиңелделәр башта. Россия җыелма командасы һөҗүмчесе Илья Ковальчук та, кызларны үпкәләтеп: «Все не как у людей», дип алар адресына катырак сүзләр әйтеп ташлады җитмәсә! Ә бүген алар могҗиза ясады! Олимпия медаленә өмет уянды. Команданың тренеры Алексей Чистяков та өченче урын өчен көрәшәбез дип белдерде журналистларга.


Бу җиңү турында көндезге 11 ләрдә супермаркетта чиратта торганда ишеттек. Бер ир-атның: «Ганеева җиңү китерде!» дип әйтүе булды – телефоннан интернетка кердем.       

Матчның беренче периодында Анна Шохина керткән алкалардан соң, безнекеләр алга чыга. Икенче 20 минутта көндәшләр 2 шәр гол алмаша. Җиңүгә китерә торган гол исә Лиана Ганееваныкы була! 5 нче голга да Лиана пас бирә!  Мин икеләтә сөендем. Чөнки Лиана –  якташыбыз (әнинең авылдашы), Байсар кызы. 6 яшьтән тимераякта шуа башлаган кыз. Хоккейга мәхәббәте – әтисе белән абыйсыннан. Бүгенге көндә  Ухтаның «Арктрик–Университет» командасында уйный. Кукмара кызы Фәнүзә Кадыйрова да – шул командада. Кызларның икесенә дә Олимпия уеннарында катнашу бәхете елмайган.

Мактанасым килеп, күңелле хәбәр җиткергән ир-атка : «Ганеева безнең якташ!» – дип куйдым. «Исеме ничек?» дип сорый. Аннары: «Котладыңмы соң?» – дип кызыксынды. Кара, шәп идея бит бу!  

Тиз генә Лианага котлау язып салдым, медаль белән кайтыгыз, дидем. «Зур рәхмәт! Тырышырбыз!» – дигән җавабы килде.

Ватсап аша элемтәгә чыкмакчы идем дә, төрле эшләр артыннан чабып, көн кичкә авышкан.  Кореядә инде йоклыйлар икән бит (анда Мәскәү вакыты белән алтыт сәгать аерма икән). 

Әни авылга, Лиананың әти-әниләренә шалтыратты. 

Әтисе Альберт абый да, әнисе Альбина апа да бик сөенгәннәр. «Бөтен уеннарын карап барабыз. Күңелебез белән Кореядә без. Лиана үзе дә шалтыратып тора. 19 ында Канада командасы белән уйныйлар. Иртәгә иртән шалтыратып, үзе белән дә сөйләшә аласыз, – ди Альберт абый. Аннары: «Көн саен догаларны укыйбыз, җиңеп кайтуларын телибез инде. Лиананың абыйсы Артур белән хатыны Миләүшә дә биш вакыт намазны калдырмыйлар. Артур бит мәчеттә дин сабаклары укыта», – дип өстәп куя.

Димәк, иртәгә Лиана белән сөйләшәбез.

http://www.syuyumbike.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев