Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Паралимпиада-2018 призеры Марта Зәйнуллина “Дуслык” орденына лаек булды

Казан Кремлендә Пхенчханда узган кышкы Паралимпиаданың өч тапкыр призерын һәм аның тренерларын котлау чарасы узды.

Пхенчхандагы кышкы Паралимпиада-2018 көмеш һәм ике тапкыр бронза призеры Марта Зәйнуллина “Дуслык” орденына лаек булды. Казан Кремлендә бүләкне аңа һәм тренерларына (Фәридә Сафиуллинага — “Фидакарь хезмәт өчен” медале, Ирина Поляковага — Татарстан Президенты Рәхмәте) Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Татарстан Президенты өч паралимпия медале — бу әһәмиятле нәтиҗә, дип билгеләп үтте һәм Марта Зәйнуллинага республиканы лаеклы тәкъдим итә алганы өчен рәхмәт белдерде. “Уеннар барышын, сезнең чыгышларны бөтен Татарстан зур игътибар белән күзәтте”, — дип җиткерде Президент.

Марта Зәйнуллина җавап сүзендә үзенең рәхмәт хисләрен җиңүгә омтылыш тәрбияләгән тренерларына һәм һәрчак ярдәмгә килергә әзер булган туганнарына юллады. 

Фото: president.tatarstan.ru

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев