Пенза шәһәрендә «Гвардеец-2025» хәрби-патриотик ярышлар башланды
Катнашучыларның гомуми саны — 396 кеше, шул исәптән 360 яшь егет һәм 36 педагог.
Пенза шәһәрендә «Гвардеец-2025» хәрби-патриотик ярышлар (сбор) башланды.
Бу чаранын төп максаты — яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү, хәрби хезмәткә әзерләү, яшь буынның сәламәтлеген ныгыту һәм шәхеснең иҗади потенциалын ачу. Өч атналык программа кысаларында катнашучылар төп хәрби фәннәр буенча теория һәм практика үтәчәк, шулай ук төрле конкурсларда һәм спорт ярышларында катнаша алачак.
Патриотик чара кысаларында команда рухын һәм саклану осталыкларын камилләштерүгә ярдәм итүче һәрби-күнекмә ярышлары да уздырылачак.
Татарстан Республикасын 9 кадет мәктәбеннән 20 кадет тәкъдим итә. Икшермэ кадет мәктәп- интернатыннан Татарстан Республикасының абруен Алексей Рассохин һәм Ильназ Сабиров яклый. Аларга уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев