Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Польша җыелмасы Дөнья чемпионатында катнашу өчен Казанга килде

24 июньдә Татарстан башкаласында Польша командасы Колумбия командасына каршы уйнаячак.

Польша җыелма командасы Казанга килде. Дөнья чемпионатында алар Колумбия командасына каршы уйнаячак. Бу хакта Польша командасының Instagramда рәсми аккаунтында хәбәр ителә.

Польша командасы утырган самолет бүген көндез “Казан” халыкара аэропортына төште. Поляклар Дөнья чемпионаты вакытында Сочида яшиләр һәм тренировкалар үткәрәләр.

Чемпионатның беренче турында Адам Навалка спортчылары 1:2 исәбе белән Сенегал җыелма командасына оттырды, бердәнбер голны Гжегож Крыховяк кертте. Полякларның Казан матчы буенча көндәше – Колумбия командасы да беренче тур матчларында оттырды, шуңа күрә “Казан-Арена” стадионында ике командага да җиңү кирәк.

Бу чемпионатта Навалка спортчылары Н төркемендә Колумбия,Сенегал һәм Япония командалары белән уйнаячак.

Фото: twitter.com/LaczyNasPilka

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев