Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Районыбызда мини футбол буенча республикакүләм ярышларда ике Кубокны да сабалылар отты

2-4 февраль көннәрендә, Сабада, 2024 нче елның «Татарстан Республикасы футбол федерациясе» кубогына, район һәм кече шәһәрләр арасында мини-футбол буенча ярышлар булып узды.

Ярышларда республикабызның төрле шәһәрләреннән  24 команда катнашты.
Районыбызның "Яшьлек" җыелма командасы, соңгы хәл итүче матча, 8:1 исәбе белән Аксубай районының "Аксу" командасын җиңеп, төп Кубокның хуҗасы булды. (Тренеры Халиуллин Фархат Ханзар улы).Иң яхшы уенчы дип Яруллин Данияз танылды.
Шулай ук безнең икенче "Саба"  җыелма командасы, Теләче районы командасын җиңеп, 2:1 исәбе белән, кече Кубок хуҗасы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев