Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Рамзан Кадыйровның аргамагы Казандагы ат чабышында беренче булып килде

Пафос кушаматлы ат Казан Кремле Кубогын отты.

Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровның Пафос кушаматлы аты Сабан туе хөрмәтенә Казан ипподромында оештырылган ат чабышында беренче килде. Ул Россиядән җыелган тугыз көндәшен узып алдынгы булды. 

Халыкара класслы мастер-жокей Мырзабек Каппушев иярләгән туры айгыр, 2 чакрым аралыкта иң яхшы нәтиҗә күрсәтеп, Казан Кремле Кубогына ия булды. Кубокның приз фонды – 150 мең сум.

“Бу бик тә мантыйкый җиңү. Чөнки 2011 елдан башлап, һәр җәй саен Рамзан Кадыйровның атлары бездә тора. Безнең ипподромны яраталар һәм Казан ипподромы да шулай ук җавап бирә”, - диде Татарстанның Атчылык һәм ат спорты федерациясенең үсеш бүлеге җитәкчесе Флера Абдуллаева.

  • Сабан туе хөрмәтенә оештырылган ярышларда “Алтын аргамак” бүләгенә Мәскәү өлкәсеннән килгән аргамак ия булды.

Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев