Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Районыбызда хатын-кызлар арасында волейбол буенча район чемпионаты төгәлләнде: Тимершыклылар – җиңүче [+фото]

Районыбызның  хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре һәм шәхси эшмәкәрләр арасында волейбол буенча хатын-кызлар арасында волейбол буенча район чемпионаты төгәлләнде.

Ярышларда барлыгы  35 команда   составында  315  спортчы катнашып, Шәмәрдән зонасында – 10, Байлар Сабасында  25 команда үзара көч сынашты. Финалга “Тимершык”, “Олимп”, Шәмәрдән линия-производство идарәсе (ШЛПУМГ), «Муниципаллар»  командалары арасында җиңү өчен чын мәгънәсендә киеренке көч сынашу барды. Командалар арасында Тимершык командасы I урынны алды. Икенче урынны “Олимп”, 3нче урынны Шәмәрдән линия-производство идарәсе  яулады. Ярыш барышын күзәтергә килгән җанатарларның күплеге районыбызда волейбол уенының популярлыгы турында сөйли иде. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе  Ирек Гарипов та чемпионатны соңгы бер айның зур вакыйгасы дип атады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев