Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Россия хоккей җыелма командасы Дөнья чемпионатында өченче урынны яулады

Өченче урын өчен көрәшкә барып җиткәнче Россия хоккейчыларын җиңә алган бердәнбер команда – Финляндия хоккейчылары булды.

Бүген Россиянең хоккей җыелма командасы Словакияда узган Дөнья чемпионатында өченче урынны яулады. Өченче урын өчен көрәштә Россия көндәше буларак Чехия хоккейчылары катнашты.

Россия – Чехия матчының беренче периодының унөченче минутында Михаил Григоренко Россия җыелма командасы өчен алка кертте (1:0). Ундүртенче минутта, Чехия һөҗүмчесе Михал Ржепик, гол кертеп, исәпне тигезләштерде (1:1). Унтугызынчы минутта Доминик Кубалик Чехия җыелма командасын алга чыгара алды (2:1).

Икенче периодның беренче минутында ук Россия җыелма командасы һөҗүмчесе Артём Анисимов исәпне тигезләштерде (2:2). Өченче периодта алка кертүчеләр булмады, шул исәптән, өстәмә вакыт – овертайм билгеләнде.

Өстәмә вакытта да голлар булмады, аерым уенчыларның капкага алка бәрү өлеше – буллитка барып җиттеләр. Буллит бәрү сериясендә Чехия хоккейчыларының берсе дә алка кертә алмады, Россия уенчылары арасында Илья Ковальчук һәм Никита Гусев төгәл капкага бәреп гол керттеләр. Шулай итеп, Россия хоккей җыелма командасы әлеге уенда 3:2 исәбе белән җиңде һәм Дөнья чемпионатында өченче урынны яулады.

Өченче урын өчен көрәшкә барып җиткәнче, Россия җыелма командасы Дөнья чемпионатының ярымфиналында Финляндия хоккейчылары белән көч сынашты. Ул уенда фин хоккейчылары көчлерәк булды, алар, 1:0 исәбе белән җиңеп, финал этабына чыкты.

Финляндия җыелма командасы белән уенга хәтле Россия хоккейчылары барлык көндәшләрен дә җиңеп барды. Россия – Норвегия (5:2); Россия – Австрия (5:0); Россия – Чехия (3:0); Россия – Италия (10:0); Латвия – Россия (1:3); Швейцария – Россия (0:3); Швеция – Россия (4:7); Россия – США (4:3); Россия – Финляндия (0:1).

Шулай итеп, әлеге чемпионатта Финляндия җыелма командасы Россия хоккейчыларын җиңә алган бердәнбер команда булды.  

Фото: https://pixabay.com | PhotoMIX-Company

http://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев