Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Россия Кубогы финалында тагын “Зенит” җиңде

Казан волейболчылары Россия Кубогы өчен ярышның финалында җиңде.

Бүген ирләр арасында волейбол командаларының Россия Кубогы өчен ярышның финалында Казанның “Зенит”ы җиңде. Алар бу җиңүгә бишенче ел рәттән ирешә. Матч Казанда Волейбол үзәгендә узды. Уен башланганчы ук, “Зенит” җиңәчәге билгеле иде, чөнки финал уенында ике “Зенит” командасы көч сынашты: Санкт-Петербург “Зенит”ы һәм Казан “Зенит”ы.

Беренче сетта Санкт-Петербург “Зенит”ы җиңде: 0-1 (23:25).
Икенче сетта Казанның “Зенит”ы исәпне тигезләштерде: 1-1 (25:18).
Өченче сетта да Казан волейболчылары җиңде: 2-1 (25:20).
Дүртенче сетта өстенлекне Казан “Зенит”ы алды 3-1 (25:17).

Казанның "Зенит" волейбол командасының старт составы: Мэтью Андерсон, Максим Михайлов, Артём Вольвич, Вадим Лихошерстов, Александр Бутько, Эрвин Нгапет, Алексей Вербов, Валентин Кротков.

Казан волейболчылары Россия Кубогын инде сигезенче тапкыр җиңә (2004, 2007, 2009, 2014-2018 еллар), ә Санкт-Петербургның “Зенит”ы быел беренче тапкыр бу ярышның финалында катнашты.

Фото: Ильнар Тухбатов/архив

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев