Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Россия Самарада Уругвай командасы белән матчта җиңелүгә дучар булды

Уругвайлылар 3:0 исәбе белән җиңде.

Россия-Уругвай командалары арасында матч россиялеләрнең оттыруы белән тәмамланды. Уругвай футболчылары 3:0 исәбе белән җиңде.

Беренче таймның беренче минутларында ук уругвайлылар агрессив һөҗүм итә башлады. Россия җыелмасының хаталары шактый булды, алар Уругвайның өч гол кертүенә китерде. Юрий Газинский сары карточка алды, нәтиҗәдә, Уругвай командасы “штрафной” сугып, 9 нчы минутта Луис Суарес гол кертте. 23 минутта Денис Черышев хатасы Диего Ласкальтның икенче голны кертүенә китерде. Өстәвенә, Смольниковка 28 нче минутта сары карточка бирелде, ә 36 нчы минутта кызыл карточка алды һәм уеннан чыгарылды. Шулай итеп, матч азагына кадәр безнең команда азчылыкта уйнады.

Икенче тайм уругвайлыларның “штрафной” атуы белән ачылды. 50 нче минутта без “штрафной” суктык. 63 нче минутта Бентанкур сары карточка алды. 90 нчы минутта 21 нче номерлы Кавани өченче тупны кертте.

Самарада 18.00 сәгать тә 40 градус эссе булуы әйтелде. Шул сәбәпле, футболчыларга уйнау җиңелләрдән булмады. Бүгенге матч хәлиткеч булмаса да, бүген җиңә калса, Россия группа этабыннан беренче урында чыга алыр иде.

Фото: https://pixabay.com | RonnyK
https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев