Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Россиялеләр чаңгы эстафетасында көмеш медаль яулады

Бу - Россия җыелма командасының 2018 елгы Олимпия уеннарында унынчы медале.

Россия чаңгычылары Пхёнчханда Олимпиадада 4х5 км эстафетасында көмеш медаль алдылар. Бу Россия җыелма командасының 2018 елгы Олимпия уеннарында унынчы медале булды. Бу хакта РИА "Новости" хәбәр итә.

Эстафетада Андрей Ларьков, Александр Большунов, Алексей Червоткин һәм Денис Спицов чыгыш ясады. Алар лидерлардан 9,6 секундка соңарып килделәр.

Норвегия спортчылары эстафетаны 1 сәг 33 минут 4 секундка узып "алтын”лы булдылар, Франция чаңгычылары бронза медаль алды.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев