Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Россиянең хоккей җыелма командалары бер көн эчендә ике кубок хуҗасы булды

Континенталь хоккей лигасында ял, ә илләр җыелма командалары арасында ярыш.

7-11 ноябрь көннәрендә Континенталь хоккей лигасында командалар ял итте, ә төрле илләр җыелма командалары арасында ярышлар булды. Бу ярышларда Россиянең хоккей җыелма командалары Германия һәм Карьял Кубокларын яулап алдылар.

Германия Кубогы өчен Россия, Швейцария, Германия һәм Словакия хоккей җыелма командалары көрәште. Турнир 8-11 ноябрь көннәрендә Германиядә узды. Россия хоккейчылары, өч уенның өчесендә дә җиңеп, Германия Кубогын яулап алды. Илебезнең җыелма командасы составында “Ак Барс”тан сакчылар Дмитрий Юдин, Роман Абросимов һәм “Нефтехимик”тан сакчы Дамир Шәрипҗанов, һөҗүмче Павел Падакин чыгыш ясадылар.

Беренче уенны Россия 8 ноябрь көнне Германиягә каршы үткәрде. Өстәмә вакыт-овертаймда 3:4 исәбе белән Россиянең хоккей җыелма командасы җиңде. “Ак Барс” сакчысы Дмитрий Юдин пасы һәм кертелгән алкасы белән үзен күрсәтә алды. 10 ноябрь Россия – Словакия уенында да Россия өстенлекне алды, матч 2:1 исәбе белән тәмамланды. Бу енда “Ак Барс”ның ике сакчысы да (Дмитрий Юдин, Роман Абросимов) катнашты.

Россиянең хоккей җыелма командасы, 11 ноябрь Швейцария – Россия уенында, 2:4 исәбе белән җиңде, бу өченче җиңү хоккейчыларга Германия Кубогын яулап алырга ярдәм итте. Бу уенда “Ак Барс”ның ике сакчысы да, Дмитрий Юдин һәм Роман Абросимов, җыелма командалары өчен гол керттеләр.

Шулай ук, бу көннәрдә Финляндиядә Еврохоккейтурның беренче этабы – Карьял Кубогы өчен ярыш барды. Бу кубокны да Россиянең җыелма командасы җиңде. Катнашучы илләр: Россия, Швеция, Чехия, Финляндия. Җиңүләр өчен бирелә торган очколар саны буенча Россиянең хоккей җыелма командасы Карьял Кубогында җиңүче булды.

8 ноябрь Россия – Финляндия уенында Россия хоккейчылары 3:0 исәбе белән җиңде. “Ак Барс” сакчысы Андрей Педан бу уенда алка кертте. Шулай ук, бу көнне Чехия – Швеция матчы узды. “Ак Барс” хоккейчылары арасында чехлар өчен Иржи Секач , ә шведлар командасында Антон Ландер уйнады.

10 ноябрь Швеция – Россия уенында бергә “Ак Барс”та уйнаучы Антон Ландер һәм Андрей Педанга бер-берсенә каршы уйнарга туры килде. Уенда Россия җыелма командасы 1:4 исәбе белән җиңде, ләкин “Ак Барс”лылар бу юлы алка кертә алмады.

11 ноябрь Чехия – Россия уенында 2:5 исәбе белән чехлар җиңде, ләкин уен тәмамалангач кубокны Россия хоккейчыларына тапшырдылар (Россия командасы – өч уенның икесендә җиңү яулап, иң күп очколар җыючы).

Фото: архив/Ильнар Тухбатов/Татар-информ

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X