Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов «Динамо-Казан»ны Россия чемпионатында җиңү белән котлады

Чирәмдә хоккей буенча Казан командасы унҗиденче тапкыр Россиядә иң көчлесе булды.

атарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Динамо-Казан» спорт клубы коллективына чирәмдәге хоккейда Россия чемпионатында җиңү уңаеннан котлау телеграммасы юллады. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бу - бөтен команданың, баш тренер Араик Арташ улы Маргарянның һәм аның тренерлар штабының армый-талмый эшләвенең закончалыклы нәтиҗәсе, республикабызның спорт даны тупланмасына зур өлеш кертүе. «Динамо-Казан» тату командасының ил чирәм хоккееның данлы традицияләрен саклап калуына һәм арттыруына шатмын. Чирәмдәге хоккей - ул бөтен дөньяда бик популяр булган матур, мавыктыргыч спорт төре», – ди Рөстәм Миңнеханов.

«Киләчәктә дә тренерлар коллективының югары профессионализмы һәм сәләтле спортчыларның клуб җитәкчелегенең грамоталы оештыру эшчәнлеге белән ныгытылган хезмәте яңа искиткеч җиңүләргә нигез булсын», - диде Татарстан Президенты.

Кичә «Динамо-Казан» командасы, «Динамо-Электросталь» ны 4:3 исәбе белән җиңеп, чирәмдәге хоккей буенча Россия чемпионатында унҗиденче тапкыр җиңү яулады.

Фото: архив/Александр Эшкинин

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев