Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

«Рубин» җанатарларына мөрәҗәгать итте

Казан футболчылары соңгы биш матчта үз капкаларына 18 туп керттереп җиңелде.

Казанның «Рубин» командасының начар нәтиҗәләре футбол клубы җитәкчелеген җанатарларга рәсми гариза белән мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр итте. Татарстан башкаласы футболчылары Россия чемпионатында рәттән дүрт уенда һәм Ил кубогында бер уенда 2:18 гомуми исәп белән оттырды.

«Клуб җитәкчелеге агымдагы вазгыятьне, тренерлар штабын һәм футболчыларны аңлый. Яңа команда түземлек таләп итә, яшь уенчыларга, яңа уенчыларга, тренерлар штабына җайлашырга һәм тәҗрибә тупларга вакыт кирәк», – диелгән Казан клубының рәсми сайтында һәм «Рубин» социаль челтәрләрендә.

Клубта узган ай команда өчен бик күңелсез килеп чыккан һәм бу аның фанатларының эмоциональ халәтендә дә чагылыш табуын таныйлар. Бу бигрәк тә сезон башында клубның уңышлы уйнавында, казанлыларның кыю уены фонында сизелә.

Ул чакта «Рубин» уенына бик күп җанатарлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре генә түгел, ә кайбер белгечләр, әйтик, «Краснодар» хуҗасы Сергей Галицкий да үз мәхәббәтен билгеләгән иде.

Казан клубы җитәкчелеге сүзләренчә, командага нәкъ менә үз җанатарларының ярдәме кирәк. «Без бергә катлаулы этапны узарбыз һәм көчлерәк булырбыз дип ышанабыз», – диелгән клуб мөрәҗәгатендә.

Фото: tatar-inform

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев