Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

“Рубин” футболчылары сезонны җиңелү белән тәмамлады

“Краснодар” – “Рубин” уены исәбе – 1:0.

Бүген Казанның “Рубин” футболчылары Россия Премьер-лигасының 2018-2019 еллар сезонының соңгы уенында җиңелде. “Рубин”лылар “Краснодар” командасына каршы уйнадылар. Әлеге матч Краснодарда узды.

“Краснодар” командасын җиңүгә китергән бердәнбер голны илле тугызынчы минутта ярымсакчы Виктор Классон кертте.

“Рубин” командасының старт составы.

Капкачы: Егор Бабурин; сакчылар: Данил Степанов, Егор Сорокин, Филип Уремович, Виталий Устинов; ярымсакчылар: Вячеслав Подберёзкин, Игорь Коновалов, Евгений Башкиров, Руслан Камболов, Хорен Байрамян; һөҗүмче: Дмитрий Полоз.

“Рубин” Россия Премьер-лигасының турнир таблицасының унберенче урынында тора. Димәк, Казанның “Рубин” футболчылары киләсе сезонда да әлеге лигада уйнарга хокуклы. Россиянең бу лигасында иң югары дәрәҗәдәге командалар катнаша.

  • Премьер-лигада хәзер уйный торган 16 команданың 12се генә төгәл калачак. Таблицада 13нче һәм 14нче урыннардагылар Россиянең Милли футбол лигасында 3нче һәм 4нче урыннарны яулаган командалар белән көч сынашачак. Шушы уеннарда җиңүчеләр һәм Милли лигада 1нче һәм 2нче урынны яулаучылар киләсе сезонда Премьер-лигада катнашачак. 

Фото: Ильнар Тухбатов/архив

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев