Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

”Рубин”-“Уфа” матчына бушлай билет алу өчен иртәдән зур чират булган

Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов әйткәнчә, 45 мең кеше сыйдырышлы стадион 55 процентка гына тулыр дип көтелә.

Бүген, 7 майда 19 сәгать 30 минутта узачак ”Рубин” - “Уфа” матчына билетлар бик аз калган, “бер сәгатьтән инде алар бөтенләй булмас та”. Җанатарлар бушлай билет алу өчен иртәдән зур чиратка тезелгән. Бу хакта “Татар-информ”га “Рубин” футбол клубындагы чыганак әйтте.

Алдан социаль челтәрләрдән файдаланучылар “Казан-Арена” стадионы кассасы тирәсендә озын сузылган чират хасил булуын хәбәр иткән иде.

“Хәзерге вакытта билетлар сатыла. Күпме калганын әйтә алмыйм. 5 минут элек кенә 3нче яруска бирелә иде. Һәрхәлдә, кешеләр килә, тыныч кына ала, чиратлар юк”, - диде “Рубин” матбугат -атташесы Марат Вагыйзов.

Матч 2018 елгы дөнья чемпионаты матчлары алдыннан тест уены булып торачак.

“Татар-информ” хәбәрчесе дә стадион кассалары янында чиратлар күрмәде. Стадион хезмәткәрләре сөйләвенчә, җанатарлар иртән күп булган. Билетлар сәгать 10да сатыла башлаган, чират исә 9да ук барлыкка килгән – җанатарлар билетларны яхшырак урыннарга алырга теләгәннәр. Билетларны 20 сәгать 30 минутка кадәр сату күздә тотыла, бер кешегә икедән артык билет бирелми.

Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов әйткәнчә, 45 мең кеше сыйдырышлы стадион 55 процентка гына тулыр дип көтелә. Шуңа күрә бүгенге матчка билтеларны бушлай өләшергә карар иткәннәр. 

Гүзәл Гайнанова, Лилия Чанышева

Фото: Лилия Чанышева

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев