Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Саба пенсионерларының зур җиңүе

Узган җомгада Казанда пенсионерлар арасында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган XII республика спартакиадасы ярышлары үткәрелде.

Традицион чарада  респуб­ликаның барлык  шәһәр  һәм район  командалары  катнашты.  Спартакиада  программасына  ирләр һәм хатын-кызлар  арасында 1000 метр­га  йөгерү, 50  метрга йөзү, электрон мылтыктан  ату,  өстәл теннисы, дартс  һәм  команда эстафетасы  кертелгән   иде. Алдан  ярышларның  беренче өлеше  үткәрелеп, район һәм шәһәрләрдә  иң лаеклылар  ачыкланды. Район җыелма  командасы ныклы әзерлек   күрсәтеп, беренче 10лыктагы нәтиҗәләргә иреште. Җиңел атлетикада Югары Утардан Фәннур  Бәшәров һәм Шәмәрдәннән Хания  Галимуллина – 4нче,  йөзүдә Яңа  Мичәннән Рамил Мостафин – 10нчы, Тәскирә Ханнанова – 4нче,  мылтыктан атуда Альфред Габдерахманов (Саба) – 6нчы,  Зоя Сергеева – 4нче,  өстәл теннисында  Шәмәрдәннән Михаил Карамышев – 3нче, Әлфия Йөзмиева – 4нче, дартста Сабадан Равил Гасыймов – 6нчы,  Фәния Латыйпова  4нче булдылар.  Эстафета  ярышларында  безнекеләр  4нче  урынны  яуладылар.

Спартакиаданың тантаналы  ябы­луында  барлык шәхси призерлар бүләкләнгәч,  катнашучылар зур  дулкынлану  белән гомумкоманда нәтиҗәләрен  көттеләр. Ниһаять, иң күңелле мизгелләр – Саба командасының  җиңүче  булуы игълан ителде. Район  спортчыларына Кубокны Россия пенсионерлары берлеге төбәк бүлеге рәисе Любовь Мишина һәм  спорт министры  урынбасары Илдар Садриев тапшырды.  

Рәшит Кәримов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев