Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Сабада яшь баскетболчыларның районы беренчелеге узды

Тимершык гомумбелем бирү мәктәбе базасында 2009 нчы елгы һәм аннан кечерәк яшүсмерләр арасында баскетбол буенча Саба муниципаль районы беренчелеге булып узды.

Ярышта  барлыгы 12  команда көч сынашты:  “Сәләтле балалар интернат-мәктәбе”,  Шәмәрдән лицее, Саба, Лесхоз, Югары Симет, Гимназия, Шыңар, Иштуган, Тимершык  урта гомумбелем бирү мәктәпләре,  Олы Арташ, Шекше, Мичән төп гомумбелем бирү мәктәпләре.

Командалар көчле әзерлек белән килгән  иде.  Авыр көрәш нәтиҗәсендә урыннар түбәндәгечә билгеләнде:

1 урын –“Сабантуй-1” командасы (тренер Шакиров Ш. Х.)

2 урын – “Гимназия” («Сабантуй-2» командасы), тренер Гафиятуллин Р. Р.

3 урын  – “Саба урта мәктәбе " командасы (тренер Вафин Л.Р.)                                                                          

Турнир  бик көчле рухта узды. Тамашачылар катнашучыларга чын күңелдән җан аттылар. Барлык спортчыларга да уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев