Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

«Сабантуй» спорт мәктәбендә шөгыльләнүче спортсменнарга “Россиянең спорт мастеры" исеме бирелде

31нче майда Россия спорт министры Олег Матыцин «Россиянең спорт мастеры» исемен бирү турындагы боерыкка кул куйды. «Сабантуй» спорт мәктәбендә шөгыльләнүче спортсменнарыбыз - Садыйков Салават һәм Закиров Инсаф әлеге зур һәм дәрәҗәле исемгә лаек булдылар.

2014нче елдан алып бүгенге көнгә кадәр егетләр тренерлары Алексеев Юрий Владимирович белән шөгыльләнәләр. Алар дөньякүләм, Россия күләмендә уздырылган ярышларда уңышлы чыгыш ясап, яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Егетләрне әлеге зур исем алулары белән котлыйбыз. Киләчәктә дә спорт өлкәсендә Россия һәм Татарстан Республикасына җиңүләр алып килүләрен телибез.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев