Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәм реаль пилотлар өчен виртуаль ярышта катнаша

Виртуаль узышларда барлыгы 33 пилот катнашыр дип көтелә.

Казан автоузышчысы Рөстәм Фәтхетдинов реаль пилотлар өчен виртуаль узышларда катнашачак. Әлеге ярышларны Россиядә беренче тапкыр LADA Sport ROSNEFT оештыра. Ярышның туры трансляциясе 15 апрельдә 19:00 сәгатьтә башлана.

Узыш берничә этапны (күнегүләр һәм квалификация) үз эченә ала. Әлеге этапларның нәтиҗәләре буенча иң яхшы нәтиҗә күрсәткән 25 спортчы финалда катнашачак. Аларның хронометражы реаль узышлардагы кебек үк 40 минут тәшкил итәчәк.

Виртуаль узышларда барлыгы 33 пилот катнашыр дип көтелә. AG Team командасын тәкъдим итүче 17 яшьлек Фәтхетдиновтан тыш, пилотлар исемлегендә Казаннан тагын ике спортчы - AG Team командасыннан Никита Дубинин һәм «Чыңгызхан» клубыннан Әнвәр Тутаев та бар.

Фото: Солтан Исхаков

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев