Сатыш авылында узган спартакиадада 200 дән артык спортчы катнашты
16 февраль көнне Сатыш авыл җирлегендә 68 нче тапкыр традицион кышкы спартакиада узды.
Ярышлар җиде дисциплина буенча: чаңгы ярышы, волейбол, шашка, шахмат, өстәл теннисы, балалар һәм зурлар арасында милли көрәш, аркан тартышу буенча узды. Спорт бәйрәмендә Саба, Теләче, Кукмара районнарыннан 200 дән артык спортчы катнашты. Волейбол ярышында 11 команда көч сынашты.
Волейбол буенча: 1 урында- Симет, 2 урында- Тимершык, 3 урында- Бигәнәй, 4 урында- Теләче командалары.
Спартакиаданы уздыруда иганәчеләрнең ярдәме зур булган. Сатышлылар «САБА» җәмгыятенең Сатыш бүлекчәсе җитәкчесе- Раил Шаймардановка, авылдашлары, ТР Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗиповка, хезмәтне саклау төбәкара ассоциациясе рәисе- Фәнил Габдрахмановка, “Волгаинтранс” оешмасы җитәкчесе- Рамиль Исмәгыйловка, шулай ук Рамил Шаймардановка, Адель Билаловка, Флорид Галләмовка, Аккүл- Бигәнәй авылы егете- Айдар Зәйнетдиновка, «Айракс» җәмгыятеннән Әгъләм Локмановка бик рәхмәтле. КФХ «Садиков Ильфир Мухаматнурович» “ФРГ-Сервис” оешмасы җитәкчесе- Шакиров Фанзиль, ООО “Сабаагрохим” җитәкчесе- Илхам Каримов та зур булышлык күрсәткән. “Газизов Фанил”, «Ахметшин Ирек», «Сабиров Ринат», «Хазиев Рифнур», «Зарипов Марсель», «Саетов Флорид», «Гильманов Илфар», “Нуриева Алсу”, “Байтурин Руслан”, “Габтракипов Рамиль”, “Мустафин Айдар”, Харисов Рөстәм, Шамсиев Фирдинанд шәхси предприятиеләренең дә зур ярдәмнәре тигән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев