Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Спорт министры урынбасары Сабан туенда көрәшү хатын-кызларга килешми дип саный

Хатын-кызларны чыгарып, шоу ясап, көрәшне кешегә кызык, мәзәк булсын өчен генә уздыруны мин дөрес дип санамыйм, ди Хәлил Шәйхетдинов.

Спорт министры урынбасары көрәшү хатын-кызларга килешми дип саный. Хатын-кызларны чыгарып, шоу ясап, көрәшне кешегә кызык мәзәк булсын өчен генә уздыруны мин дөрес дип санамыйм, диде спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә.

“Хатын-кызлар нәфис гимнастика, фигуралы шуу, йөзү, волейбол – җиңел уеннар белән шөгыльләнергә тиеш. Кызларга мин инде министрлыкта спортка җавап бирә торган шәхес буларак болай дип әйтергә тиеш тә түгел, ләкин мин үзем инде бүген хатын-кызларның бокс ярышларында катнашуларын, бокс белән, авыр атлетика белән шөгыльләнүләрен өнәп бетермим. Ул спорт төрләре хатын-кызларга авыррак, килешеп бетмидер дип әйтәм. Миңа, бу өлкәдә җавап бирүче шәхес буларак, алай әйтергә ярамый. Әмма мин әти буларак, ир-егет буларак шундый фикердә. Хатын-кызларны чыгарып, шоу ясап, көрәшне кешегә кызык, мәзәк булсын өчен генә уздыруны мин дөрес дип санамыйм”, - диде Хәлил Шәйхетдинов.

Фото: Султан Исхаков

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев