Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Спортчы Ильвир Хуҗин Олимпиадада катнашу хокукыннан гомерлеккә мәхрүм ителде

Исемлектә Яшел Үзән шәһәреннән чаңгычы Анастасия Доценко да бар.

Халыкара Олимпия комитеты 43 Россия спортчысын Олимпия уеннарында катнашу хокукыннан гомерлеккә мәхрүм итте. Исемлектә Башкортстаннан Ильвир Хуҗин да бар. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Спортчылар допинг контроле үтмәгән, диелә. Допинг контроле үткәргән комиссия Россиянең 43 спортчысын Олимпиадада катнашу хокукыннан мәхрүм итте, аларның Сочи Олимпиадасындагы нәтиҗәләре дә юкка чыгарыла.

Ильвир Илдар улы Хуҗин 1990 елда Нефтекама шәһәрендә туган. Сочидагы Олимпия уеннарында Россия җыелма командасы составында катнашты. 2015 елда дөнья чемпионатында көмеш медаль яулады. Тренерлары - Р.Ш. Фәизов, В.Р. Шәфыйков.

5 декабрьдә Олимпия комитеты Россия спортчыларына үз байраклары астында чыгыш ясауны тыйды, әмма спортчыларның уеннарда катнашу хокукын юкка чыгармады. Россиянең Олимпия комитеты Олимпиадада катнашырга тиешле 500 спортчы исемлеген тәкъдим иткән иде. Халыкара Олимпия комитеты аны 111 кешегә кыскартты. Хәзер исә исемлек тагын да кыскара.

Гомерлеккә Олимпия уеннарыннан мәхрүм ителгән спортчыларның тулы исемлеге: Александр Зубков, Дмитрий Труненков, Алексей Негодайло, Александр Касьянов, Алексей Пушкарев, Ильвир Хуҗин, Ольга Стульнева, Алексей Воевода, Людмила Удобкина, Максим Белугин (барысы да бобслей), Александр Третьяков, Сергей Чудинов, Елена Никитина, Ольга Потылицына, Мария Орлова (скелетон), Александр Легков, Евгений Белов, Максим Вылегжанин, Алексей Петухов, Юлия Иванова, Евгения Шаповалова, Юлия Чекалева, Анастасия Доценко, Никита Крюков, Александр Бессмертных, Наталья Матвеева (чаңгы), Ольга Фәткулина, Александр Румянцев, Иван Скобрев, Артем Кузнецов (тимераяк), Екатерина Лебедева, Галина Скиба, Анна Шибанова, Екатерина Смоленцева, Екатерина Пашкевич, Инна Дюбанок, Татьяна Бурина, Анна Щукина (хоккей), Татьяна Иванова, Альберт Демченко (чана), Ольга Вилухина, Яна Романова, Ольга Зайцева (биатлон).

Фото: Федерация бобслея России

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X