Спортны сайласаң, үкенмәссең
“Медаль отмыйча мөмкин түгел иде, – дип сөйләде журналистларга Паралимпия ярышларында ике медаль откан якташыбыз Марта Зәйнуллина. – Ярыш алдыннан дус кызлар кисәтеп куйды: медаль отмасаң, бүлмәгә кертмибез. Бер дә коридорда йоклыйсы килми шул”. Ярышлар тәмамлангач, сөенечтән шулай шаяртсаң да була. “ВТ” хәбәрчесе әлеге медальләрнең серен ачыкларга тырышты.
Түбән Камада күп балалы гаиләдә туып үсә ул. Марта белән Марат – игезәкләр, алардан зуррак тагын өч бала бар. Марта кечкенәдән шук була, шуңа әтисе аны спорт түгәрәгенә яздырып кайта. Дзюдо белән шөгыльләнә башлаган кыз бер елдан хәтта Татарстан беренчелеген ота. Аңа зур өмет баглыйлар. Әмма 14 яшендә кызның боты авырта башлый. Табиблар аягында яман шеш таба. Тугыз ай Республика балалар клиник хастаханәсендә дәваланган кызның бер аягын кисәргә мәҗбүр булалар.
Ничек тә алга таба яшәргә кирәк. Зәйнулиннар протез ясатырга Казандагы протез үзәгенә бара. Андагы белгечләр исә Марта турында танылган тренер Ирина Поляковага хәбәр итә. “Мин бит үзем дә аяксыз калган кеше, аның хәлен яхшы чамалыйм, – дип сөйләде безгә Ирина ханым. – Әнә шуңа да Мартаны спортка тартасым килде. Эзләп таптым, шалтыраттым. Спортны сайласаң, гаиләң дә, уңышларың да булыр, дидем. Ничек тә өметләндерергә тырыштым. Әллә мине аңлап бетермәде, әллә югалып калды, кыскасы, башта риза булмады”. Ул чакта Мартаның мәктәп тәмамлаган чагы, укырга керү теләге дә була. Әмма теләге чынга ашмый. Спортчы кыз Ирина Поляковага мөрәҗәгать итә.
“2008 ел иде бу. Әлбәттә, спортка яңадан кереп китү җиңел булмады. Башта озак вакыт тернәкләнү уздык. Марта тырыш, үз дигәненә ирешә торган, төгәл кыз. Беркайчан да күнегүләрне сәбәпсез калдырмады. Сабыр, ышанычлы булуы белән күңелемне яулады. Спорт аны, ул спортны үз итте. Зур җиңүләр артында тырышлык, озак еллар шөгыльләнү ятканын онытмыйк”, – дип сөйли тренеры.
Марта 2012 елда Россия җыелма командасына эләгә. Моннан дүрт ел элек Сочида узган Паралимпия ярышларында чаңгы узышында өченче урынны ала. Аны II дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлар өчен” ордены медале белән дә бүләкләделәр. Өч ел элек Дөнья чемпионатында алтын, көмеш һәм бронза медальләр отты. Быел исә Пхенчхан Паралимпиадасында ике мәртәбә уңышка иреште. Башта биатлон ярышында икенче булды, аннары чаңгыда өченче урынны алды. “Тормышта алдыңа максат куйсаң гына зур уңышка ирешеп була. Мин дә заманында нәкъ Марта кебек юл үттем. Гаиләм дә бар, 24 яшьлек малай үстерәбез. Улымны армиягә алмыйбыз, дигәннәр иде. Янәсе, әнисенең физик мөмкинлеге чикле. Ә мин үзем җибәрдем. Аллага шөкер, исән-сау кайтты, – дип сөйли Ирина ханым. – Әлбәттә, җиңел түгел. Тормыш бит җиңү һәм медальләрдән генә тормый. Кайчак үз-үзеңне тыңлатуы да авыр хәтта. Башны аска игән мизгелләр дә булды. Әмма торып басып булмаса да, нык булырга өйрәндек. Марта да – шушы мәктәпне узган кеше. Әле мин аны машинама да утыртып йөртә идем. Аяклар юк дип тормадык, рульгә дә утырдык. Бу яктан Марта бәхетле, ул хәзер машина йөртүче дә яллый ала. Әлеге дә баягы тырышлыгы аркасында акча эшли һәм матур итеп яши алачак”.
Татарстан инвалидларының физик культура һәм спорт җәмгыяте рәисе Фәридә Сафиуллина сүзләренә караганда, һәр нәрсәнең хәере була. “Марта укырга керә алса, бәлки, спортны сайламаган да булыр иде. Ирина Поляковага рәхмәт. Ул кызны үзенә чакырып алып, аны дөрес юлга кертте. Нәкъ беренче тренеры әйткәнчә, Мартаның тормышта бар нәрсәсе дә бар. Гаилә корды, ике ел элек кыз бала тапты. Без аның өчен бик шат. Тормышта үз юлыңны табу бик мөһим”, – ди Фәридә ханым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев