Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

«Стенка»да кемнәр катнаша һәм приз фонды күпме?

9-10 март көннәрендә Әлмәттә «стенка на стенку» принцибы буенча ярышлар узачак. Бәйгедә кайсы командалар катнашачак һәм уздыру тәртибе нинди булачак соң?

Әлмәттә узачак «диварга — дивар» принцибы буенча узачак командалар ярышларында 7 үлчәү категориясе булачак: 65, 70, 75, 80, 90, 100 һәм 130 кг.га кадәр авырлыклар. +130 булмаячак. Командалар составында исә теге яки бу команда составында Татарстан чемпионатында катнашкан көрәшчеләр генә булырга тиеш дигән таләп куелган.

Оештыручылар бәйгене кызыклы итеп үткәрергә җыена. Әйтик, төркемнәргә бүлеп. Шул рәвешле, беренче очрашуда оттырган команда шунда ук кайтып китмәскә дә мөмкин әле. Хәер, серләрне ачып бетермибез, Әлмәтнең «Татнефть» спорткомплексына килгәч, үзегез күрә алачаксыз.

Ярышларны баш хөкемдары Ильяс Галимов белдергәнчә, турнирның приз фонды да саллы булачак. Аерым алганда, беренче урынны алган команданың һәр көрәшчесе 30 мең сум күләмендә акчалата бүләк алачак (чиста 30 мең). Икенче урынга — 20 мең, өченче урынга — 15әр мең, дүртенче урынны алган команда көрәшчеләренә 10ар мең сум күләмендә приз фонды каралган. Моннан тыш, тренерлар да акчалата бүләк алачак!

Бәйгедә катнашачак командаларга килгәндә, Әлмәттә 2017 ел көрәш календаренә кертелгән тугыз ярыш нәтиҗәләре буенча төзелгән беренче уналты команда булачак. Кайберәүләр, әйтик, Татарстан чемпионаты нәтиҗәләрен генә алырга тәкъдим итсә дә, Татарстанның көрәш федерациясе башкачарак фикердә тора: «Без көрәшне үстерүгә өлеш керткән барлык шәһәр һәм районнарны да алырга тырышабыз. Кемдер алдынгы урыннарга олылар, инде әзер көрәшчеләр белән генә чыга, кайбер төбәкләрдә исә яшьләр белән бик актив эшлиләр. Болар барысы да исәпкә алынырга тиеш һәм бу фикерне көрәш федерациясе җитәкчесе Марат Готыф улы Әхмәтов та хуплады», ди бу уңайдан федерациянең башкарма директоры Равил Хәйруллин.

Шулай итеп, Әлмәттә түбәндәге командалар чыгыш ясар дип көтелә:

  1. Кукмара
  2. Түбән Кама
  3. Яңа Савин
  4. Балтач
  5. Әлмәт
  6. Арча
  7. Мамадыш
  8. Теләче
  9. Актаныш
  10. Саба
  11. Зәй
  12. Чаллы
  13. Биектау
  14. Лаеш
  15. Балык Бистәсе
  16. Азнакай

Фото: http://idel-tat.ru

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев