Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Татар артистлары һәм журналистлары Казанда татарча футбол уйнаячак

Өченче тапкыр үткәрелүче турнирда 8 җыелма команда катнашачак.

Танылган җырчылар, журналистлар һәм алып баручылар Казанда өченче тапкыр футбол уйнаячак. Моның турында “Татар-информ”га шоумен Фәнил Вакказов хәбәр итте. 16 декабрь көнне “Ак бүре” спорт комплексында (Ваһапов ур., 11) узачак турнирда 8 җыелма команда катнашачак.

Фәнил Вакказов әйтүенчә, уенда татар җырчылары, Кәрим Тинчурин театры, татар алып баручылары, “Болгар” радиосы, “Татар радиосы”, татар журналистлары, татар радиолегендалары һәм татар сәнгать әһелләре (татар фольклор һәм дәүләт ансамбльләре) җыелма командалары көч сынашачак.

“Быелгы турнир Мәскәүдәге “Арт – футбол – Россия” футбол һәм музыка фестиваленнан соң үткәрелә. Киләсе елга исә без башта Казанда үз турнирыбызны оештырып, аннары иң яхшы футболчыларны Мәскәүгә алып барырга планлаштырабыз”, - диде Фәнил Вакказов.
 

Фото: архив/Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев