Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Татар кызы Лея Гарифуллина шахмат буенча дөнья чемпионатында җиңде

Екатеринбургта яшәүче яшь шахматчы уңыш серләре белән уртаклашты.

14, 16 һәм 18 яшькә кадәр егет-кызлар арасындагы шахмат буенча дөнья беренчелегендә Екатеринбургтан татар кызы Лея Гарифуллина җиңде. Әлеге ярыш 1-13 октябрь көннәрендә Һиндстанның Мумбаи шәһәрендә узды.

Россия шахмат федерациясенең официаль сайтында язылганча, Россия җыелма командасыннан 5 кеше призлы урынга лаек булган. 14 яшьлек татар кызы Лея Гарифуллина шулар арасында. Ул 16 яшькә кадәр кызлар арасында беренче урынны яулады. Лея үзенең татар кызы булуы белән горурланганын әйтте. Татарча сөйләшмәве, ләкин телне өйрәнәсе килүе турында белдерде.

  • Лея Гарифуллина Россия беренчелегендә ике тапкыр җиңгән, Европа беренчелегендә көмеш һәм бронза медальләргә ия булган, блиц (йөрүне уйлау өчен чикләнгән вакыт бирелә торган шахмат уены) буенча 14 яшькә кадәр кызлар арасында беренчелекне алган.

“Тәҗрибәсез генә мондый зур җиңүләр яулап булмый, шуңа шахматчыга ярышларда гел катнашып торырга кирәк. Кайвакыт аена ике яки аннан да артык ярышта катнашам”, - ди ул.

“Шахмат – шактый авыр уен. Бик күп теория өйрәнергә, көн дә тактик һәм позицион мәсьәләләр чишәргә кирәк. Алай да җиңәчәксең дигән сүз түгел. Эшләгән эшеңне чын-чынлап яратсаң гына, уңышка ирешеп була. Ихтыяр көчең булса, җиңелүләрдән курыкмасаң, җиңә аласың, теләк кенә кирәк”, - диде 6 яшеннән бирле шахмат уйнаучы Лея “Татар-информ” хәбәрчесенә.

“11 кешегә каршы уйнадым: өчесе - Һиндстан, берсе - Россия, калганнары Иран, Казахстан, Азәрбайҗан һәм башка илләрдән иде. Ярыш җиңел булмады. Дүрт партиядә шактый өстенлегем булса да, җиңү  мөмкинлеген югалттым, аларында дуслык җиңде. Дөньякүләм ярышта фаворитлар да беренче өчлеккә керми калырга мөмкин, ләкин мин булдыра алдым һәм моңа бик шат”, - диде Лея. 

Фото: Лея Гарифуллинаның шәхси архивыннан

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев