Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Татар кызы Марта Зәйнуллина өченче медален яулады!

Түбән Кама спортчысы Көньяк Кореядә узучы Паралимпия уеннарында өченче медален яулады! Россия спортчылары исәбендә инде сигез алтын медаль бар

Татарстан спортчысы Марта Зәйнуллина биш чакрымга чаңгыда узышта бронза медаль яулады. Моңа кадәр Түбән Кама кызы биредә инде бронза һәм көмеш медальләргә ия булган иде.

Шул рәвешле, «нейтраль паралимпия атлетлары» статусында чыгыш ясаучы Россия спортчылары исәбендә хәзер 8 — алтын, 10- көмеш һәм 5 бронза медаль бар. Олимпиячеләрдән аермалы буларак, сәламәтлекләре чикле спортчыларыбыз биредә күпкә уңышлырак чыгыш ясый…

Марта Зәйнуллинаның уңышка ирешүе турында иң беренчеләрдән булып үзенең инстаграмдагы аккаунтында Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов җиткерде һәм спортчыны, барлык тренерларны, түбәнкамалыларны өченче медаль белән котлады.

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев