Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Казанда Волейбол музеен ачты

Музейның ачылышы ир-егетләр командалары арасында Россия Кубогы финалына багышланган.

Казанның «Санкт-Петербург» Волейбол үзәгендә әлеге спорт төренең музее ачылды. Музейны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе һәм ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин ачты. Бу хакта Татарстан парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Парламент башлыгы ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм республика спорт министры Владимир Леонов белән бергә экспозицияне карады.

Олимпия чемпионнары Лидия Логинова, Нил Фәсәхов, Сергей Тетюхин һәм Максим Михайловның шәхси әйберләреннән тыш, күргәзмәдә узган гасырның 20нче елларыннан башлап төшерелгән фотолар, шулай ук Олимпия волейбол хәрәкәтендә катнашучы илләрнең значоклар һәм маркалар тупланмасы тәкъдим ителгән.

Музей өчен волейбол тарихы, Татарстан башкаласының «Динамо-Казан» һәм «Зенит-Казан» волейбол клублары турында фильмнар төшерелгән. Моннан тыш, музейда моннан бер ай элек старт алган «Мәктәп волейбол лигасы» проектында катнашучылар өчен дәресләр үткәрү дә күздә тотыла.

Фәрит Мөхәммәтшин музейның уникальлеген билгеләп үтте һәм бирегә йөрүчеләр күп булыр, волейбол белән кызыксынучы кешеләр даирәсен киңәйтергә мөмкинлек бирер дигән ышаныч белдерде.

Музейның ачылышы ир-егетләр командалары арасында Россия Кубогы финалына багышланган иде. Анда Казанның «Зенит» клубы Санкт-Петербургның шул исемдәге командасын отты.

Фото: gossov.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев