Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Татарстан егете авыр атлетика буенча Европа беренчелегендә көмеш медаль яулады

Польшаның Замосць шәһәрендә авыр атлетика буенча Европа беренчелеге ярышлары 20-27 октябрьдә уздырыла.

Татарстан вәкиле Зөлфәт Гәрәев Польшаның Замосць шәһәрендә 21 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында авыр атлетика буенча Европа беренчелегендә көмеш медаль яулады. Бу хакта Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Польшаның Замосць шәһәрендә Авыр атлетика буенча Европа беренчелеге ярышлары 20 октябрьдә башланды һәм ул 27 октябрьгә кадәр дәвам итә.

Зөлфәт ике күнегү суммасы буенча 62 кг авырлык категориясендә 290 кг (ыргым – 134 кг, этеп күтәрү – 156 кг) нәтиҗә күрсәтте. Ул җиңү яулаган Геннадий Лаптевтан (Белоруссия) гына калышты. Бронза медальне Төркия спортчысы Рамазан Каре алды (267 кг).

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Зөлфәткә ирешкән нәтиҗәләре ыргылып күтәрүдә - “алтын” һәм этеп күтәрүдә “көмеш” китерде.
 

Фото: minsport.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев