Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Татарстан кикбоксерлары Дөнья кубогы этабы призерлары булды

Ярышларда 42 илдән 2000 спортчы катнашты.

 Казанның “Хан” көрәш клубы вәкилләре кикбоксинг буенча Kickboxing Wako World Cup 2018 Best Fighter Дөнья кубогы этабы призерлары булды. Ярыш Италиянең Римини курорт шәһәрендә узды.

  • Ярышлар 14-17 июньдә ике яшь төркемендә – ир-атлар һәм хатын-кызлар, яшүсмер егетләр һәм яшүсмер кызлар арасында “фулл-контакт”, “лоу-кик белән фулл-контакт”, “лайт-контакт” дисциплиналары, point fighting һәм аерым композицияләр буенча узды. Ярышларда 42 илдән 2 000 спортчы катнашты.

Ир атлар арасында 63 килограммга кадәр авырлыкта Евгений Морозов өченче урында булды. 75 килограммга кадәр авырлык категориясендә Илья Соколов икенче урын алды. 

Илья Соколов Европа кубогының “К1” дисциплинасы буенча Прагада быел сентябрь аенда узачак ярышка чакыру алды.

  • “Хан” көрәш спорт клубы “Татспиртпром” акционерлык җәмгыяте ярдәмендә Казан ипподромы мәйданында эшли. 

Фото: пресс-служба АО «Татспиртпром»

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X