Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Татарстан командасы карда волейбол буенча Евротур призеры булды

Төркиядә карда волейбол буенча «Евротур»ның икенче этабы булды.

Воллейбол буенча «Динамо-Татарстан» ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары карда волейбол буенча Европа ярышларында көмеш медаль яулады. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

12-13 гыйнвар көннәрендә Эрджиеста (Төркия) шәһәрендә  «Евротур»ның икенче этабы булды. Биредә карда волейбол буенча «3х3» форматында ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында турнир матчлары узды. Ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында «Динамо-Татарстан» командасы (тренерлар Денис Кашкин һәм Андрей Лебедев) икенче урын алды, диелгән әлеге хәбәрдә.

Ир-атлар командасы составы: Виталий Шабалин, Николай Поликарпов, Виктор Марков, Гадел Каюмов.

Хатын-кызлар командасы составы: Ульяна Лаптева, Анастасия Павлова, Елизавета Новикова, Елизавета Терентьева.

Фото: minsport.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев