Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Татарстан командасының Япониядә көрәш сәнгате җыенында чыгышының видеосы чыкты

Биюче, “Алтын битлек” милли театр премиясе лауреаты Нурбәк Батулла татар көрәшчеләренә Япониядә милли көрәшне танытырга ярдәм иткән.

Татар көрәшчеләре Япониядә узган милли көрәш сәнгате җыенында чыгыш ясады. Татарстан командасын келәмдә сурәтләгән видеоны Нурбәк Батулла социаль челтәрдәге сәхифәсендә урнаштырды.

Милли көрәш сәнгате җыены “Россиядә Япония елы һәм Япониядә Россия елы” кысаларында уздырыла. Милли көрәшчеләрнең күрсәтмә чыгышлары һәм осталык дәресләре Япониянең Окинава утравында үткән. Программада - самбо, мас-рестлинг, хапсагай, казакларның көрәш сәнгате, бурят көрәше, татар милли көрәше.

Япониядә татар көрәшен танытучы спортчылар арасында Азат Нурмөхәммәтов, Булат Мусин, Муса Галләмов һәм башкалар бар.

Фото: скриншот

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев