Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Татарстан көрәшчеләре Кыргызстанда Бөтендөнья күчмә халыклары уеннарында катнаша

Ярышларда республика данын 45 көрәшче яклый.

Кыргызстанның Чолпан-Ата шәһәрендә III Бөтендөнья күчмә халыклары Уеннары старт алды. 2-8 сентябрь көннәрендә дәвам итәчәк уеннарда Россия җыелма командасы составында Татарстан вәкилләре дә бар. Ярышларда республика данын 45 көрәшче яклый. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Дөнья чемпионы, Казанда көрәш мәктәбе директоры Азат Нурмөхәммәтов хәбәр итте.

“Бөтендөнья күчмә халыклары Уеннары башланып китте. Ачылыш тантанасы бик матур узды, Олимпия уеннарын хәтерләтә. Барысы да зур ипподромда узды, мәйданга атлар, цирк һәм театр артистлары чыкты. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган, Казахстан Республикасы Президенты Нурсолтан Назарбаев, Кыргызстан Республикасы Президенты Сооронбай Жәенбәков та бар иде. Бу рәсми затларның килүе уеннарның югары дәрәҗәдә оештырылуы хакында сөйли”, - диде ул.

Ярышлар спортның 37 төре буенча уза. 8 төрле ат чабышлары, 13 төрле көрәш һәм җәядән ату буенча 5 дисциплина бар. Азат Нурмөхәммәтов әйтүенчә, көрәшчеләрне ярышларда татарча көрәш булмавы борчый.

“Шунысы күңелгә тия: кызганычка каршы, татарча көрәш монда юк. Бөтен көрәшчеләр белән аралаштык, киләчәктә булыр, дип уйлыйбыз. Кичә Татарстан егетләре – Муса Гәлләмов белән Ренас Кәлимуллин алыш көрәш төрендә чемпионнар булып калды. Ленар Садыйков өченче урынга ия булды. Әле яулыйсы уңышларыбыз алда, егетләр барысы да җиңүгә өмет итә. Бүген әзерләнәбез, иртәгә кыргыз көрәшендә катнашырга җыенабыз. Ул безнең көрәш кебек түгел, анда аяк чалулар бар. Әлеге көрәштә Риназ Гарипов, Алексей Абрамов, Искәндәр Мортазин, Ренас Кәлимуллин, Булат Мусин һәм Муса Галләмов көч сынашачак. Хәзер алар үлчәнергә китте. Гомумән, уеннар бик зур масштабта уза. Барысы да әйбәт оештырылган”, - диде ул.

Фото: Азат Нурмөхәммәтов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев