Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Татарстан мөфтие "Төнге Казан - 2019"да 10 чакрымлык араны йөгерде

Әлеге йөгерештә өч меңгә якын кеше катнашты.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин "Төнге Казан - 2019" йөгерешендә катнашты һәм 10 чакрымлык араны йөгерде. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Әлеге йөгерештә өч меңгә якын кеше катнашты. Стартка җиңел атлетика белән шөгыльләнүчеләр һәм профессиональ спортчылар чыкты. Аларга 1,5 һәм 10 чакрымлык дистанцияләр тәкъдим ителде.

  • Республикабыз мөселманнары башлыгы "Казан марафоны"нда инде берничә тапкыр катнашты. Мисал өчен, 2019 елның 5 маенда узган марафонда ул 42,2 км араны уңышлы йөгереп узды.
 

Фото: dumrt.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев