Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Татарстан спортчылары суга сикерү буенча Россия Кубогында алтын медаль яулады

Россия Кубогында илнең 13 төбәгеннән килгән 125 спортчы катнашты.

Татарстан спортчылары суга сикерү буенча Россия Кубогында алтын медаль яулады. Турнир Чиләбе шәһәрендә узды, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының матбугат хезмәте.

Россия Кубогында илнең 13 төбәгеннән килгән 125 спортчы катнашты.

Татарстан вәкиле Никита Шлейхер каланчадан суга сикерү буенча – өченче, өч метрлы трамплиннан сикерү буенча икенче урынга лаек булды. Татарстанның тагын бер спортчысы – Александр Белевцев белән парлы чыгышта Никита Шлейхер өч метрлы трамплиннан һәм каланчадан синхрон сикерүдә ике көмеш медаль яулады.

Татарстан спортчысы Юлия Тимошинина белән парлы чыгышта Никита Шлейхер микстта каланчадан сикерүдә – беренче, ә Надежда Бажина белән микстта өч метрлы трамплиннан сикерүдә өченче урынга лаек булды.

Фото: Ильнар Тухбатов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев