Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Татарстан спортсменнары команда зачетында яшүсмерләр арасында стендка ату буенча дөнья Кубогында көмеш медаль яуладылар

26 нчы августтан 6 нчы сентябрьгә кадәр Алмата шәһәрендә (Казахстан) яшьләр арасында стендка ату буенча Дөнья кубогының чираттагы этабы узды. Ярышларда 10 илдән (Казахстан, Италия, Франция, Кипр, Төркия, Швеция, Үзбәкстан, Россия, Испания, Грузия) 130 спортчы катнашты. Ярышларда безнең Татарстан спортсменнары да бар иде.

Садыйков Салават, Артем Глотов һәм Евгений Тикунов команда зачетында яшүсмерләр арасында стендка ату буенча дөнья Кубогында көмеш медаль яуладылар. Бу спортчыларның команда «скит»ында икенче уңышлары. Спортчыларны яуланган бүләкләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!

Фото: instagram.com/russianshootingunion

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев