Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Татарстанда Нургали Миңнеханов истәлегенә өстәл теннисы буенча XVII мемориал уза

РСФСРның атказанган урманчысы Нургали Миңнеханов истәлегенә өстәл теннисы буенча Бөтенроссия ярышлары 21-24 март көннәрендә Саба даүтәчәк.

21-24 март көннәрендә Саба муниципаль районының «Йөзү бассейны» физкультура-сәламәтләндерү комплексы базасында РСФСР һәм ТАССРның атказанган урманчысы, «Мактау билгесе» һәм «Октябрь революциясе» орденнары кавалеры Нургали Миңнеханов истәлегенә өстәл теннисы буенча Бөтенроссия ачык шәхси-команда ярышлары - ХVII мемориал узачак. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Турнирда республика районнары һәм Россиянең төрле субъектларыннан килгән 250дән артык спортчы катнашыр, дип көтелә. Ярышларда ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында - ялгыз, шулай ук парлы һәм катнаш разрядларда иң көчлеләрне ачыклаячаклар.

Татарстанның Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе директоры Рифкать Миңнеханов, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, ТР Өстәл теннисы федерациясе президенты Айнур Әйделдинов мемориалның мактаулы кунаклары булачак. 

Фото: архив: Ильнар Тухбатов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев