Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Татарстанның ике чаңгычысы Россия җыелма командасына керде

Спортчылар Норвегиядә узачак Дөнья кубогының икенче этабында катнаша.

Татарстан спортчылары Андрей Ларьков һәм Анна Нечаевская чаңгы ярышлары буенча Россия җыелма командасы составына керде. Бу хакта Татарстанның Чаңгы ярышлары федерациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чаңгычылар Норвегиянең Лиллельхаммер шәһәрендә FIS Дөнья кубогының икенче этабында катнашачак. Турнир 7 декабрьдә 15 һәм 30 километрга скиатлон белән башлана. Икенче көнне 4×5 һәм 4×7,5 эстафетасы була. Эстафетада катнашучылар составы скиатлоннан соң формалаштырылачак.

Бер ай элек Анна Нечаевская Рованиеми шәһәрендә узган сезон алды турнирында FIS категориясендә «бронза» яулады.

Фото: архив/Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев