Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Теләче районында милли көрәш буенча ир-егетләр арасында район беренчелеге үткәрелде

Теләче районының Олы Мишә авылында гомер иткән Наил ага Хәмидуллин истәлегенә ярышлар үткәрелә башланган 25 ел тулды.

Быел милли көрәш буенча республиканың спорт остасы, атказанган терлекчесе, Теләче районының Олы Мишә авылында гомер иткән, үзеннән соң бер дигән көрәшче балалар, оныклар калдырган Наил ага Хәмидуллин призына (хәзер исә истәлегенә) милли көрәш буенча ир-егетләр арасында район беренчелеге үткәрелә башлаганга 25 ел тулды, диелә район хәбәрендә.

“Батыр” спорт комплексында әлеге мәртәбәле бәйгенең нәкъ егерме бишенчесе үтте. Көрәш ярышын ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашты.

- Әлеге бәйгенең үз тарихы, үз традицияләре бар. Аннан бик күп танылган көрәш батырлары үсеп чыкты. Аңа районның беренче хакимият башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, районның ул чактагы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Хәлил Шәйхетдинов, аның көрәшче дуслары һәм Олы мишә авылы халкы нигез салды. Олы Мишә төбәге гомер-гомергә көрәшле төбәк булды. Һичшиксез монда Наил абыйның өлеше, үрнәге бар. Хәзер исә ул салган көрәш юлын оныклары, оныкларының балалары дәвам итә. Алар хатыны, республикабызның атказанган терлекчесе Фатыйма апа белән бик матур гомер кичерделәр. Әлеге бәйге исә яшьне алар үрнәгендә тәрбияләү өчен бер дигән өлге булды, - дип белдерде ачылу тантанасында муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов.

Тантанада район кунаклары – ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов белән ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек минстры урынбасары Нәҗип Хәҗипов Наил абый турындагы истәлекләре белән уртаклашып, аның зур ихтыяр көченә ия булган көрәшче, намуслы һәм фидакарь хезмәт куеп эшләүче терлекче, гади һәм гадел хезмәт аша зур дәрәҗәләргә ирешкән һәм үзеннән соң көрәшчеләр династиясе калдырган күркәм кеше буларак билгеләп үттеләр.

Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, ярышларны ачу тантанасында милли көрәш буенча спорт остасы, Айдар авылы егете, милли көрәш буенча район җыелма командасы әгъзасы, инде бишенче дистәне түгәрәкләп килсә дә, әмма яшьләргә биргесез итеп бил алышучы Рамил Корбанов хөрәмәтенә Дан әләме күтәрелде.

Наил абый истәлегенә узган көрәш бәйгесендә районның Алан, Олы Мәтәскә, Югары Кибәхуҗа, Теләче, Иске Җөри, Баландыш, Олы Мишә, Шәтке авыл җирлекләреннән һәм Арча, Биектау, Саба, Кукмара районнарыннан җәмгысы 98 көрәшче көч сынашты. Командалар беренчелегендә беренче урынны Олы Мишә авыл җирлеге көрәшчеләре яулады. Алар Кубок белән бүләкләнде. Икенче һәм өченче урыннарны Олы Мәтәскә һәм Иске Җөри авыл җирлекләр бүлеште. Шәхси беренчелектә исә Рамил Хәсәнов (Арча), Динар Әкбәров (Биектау), Рамил Хәкимҗанов (Арча), Айдар Гыйльметдинов (Кече Кибәхуҗа), Ранис Галимуллин (Олы Мишә), Раил Сәләхетдинов (Кукмара), Нурфат Шәйхетдинов (Олы Мәтәскә), Рамил Мөхәммәтханов (Олы Мишә), Раил Мараков (Иске Җөри) уңышка ирешеп чемпион исемен яуладылар. Наил абый көрәшкән үлчәү авырлыгында җиңү яулаган Арча егете Рамил Хәсәнов белән турнирның иң өлкән көрәшчесе, 100 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында бил алышып өченче урынга лаек булган Фәннур Гыйльманов Наил абыйның улы Камилнең гаиләсе әзерләгән махсус бүләккә ия булдылар. Турнирның җиңүчесе Олы Мишә командасы Олы Мишә авыл җирлеге (башлыгы Габделнур Маннапов) әзерләгән символик бүләк - тәкә һәм Наил абыйның кияве, “Гыйниятуллин”крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Сәгыйть Гыйниятуллиның акчалата премиясе белән бүләкләнделәр.

Быелгы ярыш узган елгысына караганда оешкан шартларда һәм бик мавыктыргыч булып узды. Дөрес, моңа юбилей елы булу да, ярышка дәрәҗәле кунакларның да күп кайтуы һәм тамашачыларның да күпләп килүе тәэсир итми калмагандыр. Әмма ни генә булмасын, ярышны күңел теләгәнчә узды дип әйтеп булмый. Әлеге дә баягы ярышта көрәшчеләр аз катнашты. Күрше районнарда килеп көрәшүчеләр була торып бериш авыл җирекләренең, анда яшәүче көрәшчеләрнең шундый мәртәбәле ярыштан читтә калуы һич аңлашылмый. Бу уңайдан Иске Җөри, Олы Мәтәскә, Олы Мишә, Шәтке, Алан, Олы һәм Кече Кибәхуҗа авыл җирлекләреннең генә активлыгы мактауга лаек диелә район басмасында.

http://tulachi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев